Минзәлә районында күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланды

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында көзге культуралар- 12100 (планлаштырылганның 98), күпьеллык үләннәр -9000( 100процент) гектарда тукландырылды, көзге культуралар-4200( 35 процент)гектарда тырмаланган, дым каплату – 27600(48 процент) гектарда башкарылган.

Район буенча арпа-5800(45 процент), борчак-500(61 процент),солы-600(87 процент),сабан бодае 2100(12 процент) гектарда  җир куенына иңдерелде.”Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләренә ярдәмгә Мөслим районыннан өч берәмлек чәчү комплексы ярдәмгә килде.  Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга кирәк.  Сидераль пар өчен 1800 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица. “Калморза” хуҗалыгында арпа, борчак чәчү тәмамланды. “Салихов” КФХ,  “Бариев” КФХсы игенчеләре дә арпа чәчәргә керештеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International