"Калморзада" арпа, борчак чәчү тәмамланды

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга кирәк.

Район хуҗалыкларында көзге культуралар- 11700, күпьеллык үләннәр -9000 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-7800,көзге культуралар-3700 гектарда тырмаланган, дым каплату - 21100 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 6800 тонна орлык инкрустацияләнгән. Район буенча арпа-4500, борчак-300,солы-400,сабан бодае 1400 гектарда  җир куенына иңдерелде. Иртә сабан культуралары чәчүне көннән-көн арттырырга кирәк. Язның бер көне ел туйдыра дигән мәкальне дә онытмаска кирәк. Сидераль пар өчен 1800 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица. “Калморза” хуҗалыгында планлаштырылган арпа, борчак чәчү тәмамланды.  “Дәүләтов” КФХсы бүген бәрәңге утыртырга тотыначак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International