Татарстанда язгы чәчү 108,1 мең гектарда башкарылган

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Татарстанда язгы чәчү 108,1 мең гектарда башкарылганЧәчүне бүгенгә иң күп мәйданда башкаручылар: Зәй, Сарман, Нурлат, Тәтеш, Чүпрәле районнары.

Бүгенгә, 7 майга, язгы чәчү республика буенча 108,1 мең га мәйданда башкарылды, бу планлаштырылган мәйданның 6%ын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөртекле культуралар 87,4 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни планнан 9%. Шул исәптән сабан бодае – 5,5 мең га (1%), арпа – 69,7 мең га (18%), борчак – 2,4 мең га (4%). Шикәр чөгендере 5,4 мең га (8%) мәйданда чәчелгән.

Чәчүне бүгенгә иң күп мәйданда башкаручылар: Зәй (13,8 мең га, ягъни планнан 28%), Сарман (10 мең га, 19%), Нурлат (6,5 мең га, 13%), Тәтеш (6,3 мең га, 14%) һәм Чүпрәле (6 мең га, 15%) муниципаль районнары.

Шул ук вакытта Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә көзге культураларга - 436 мең га (86%) мәйданда, күпьеллык үләннәргә 306 мең га (61%) мәйданда ашлама кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International