Кешеләргә урманда булганда һәр 1,5-2 сәгать саен үз-үзләрен яки бер-берсен тикшереп тору киңәш ителә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор талпаннардан (урман бетләреннән) сакланырга өнди. Министрлык кәрәзле телефоннарга кисәтү хәбәре таратты.
Урманнарга барганда, тәнне каплый торган саклаучы кием кию, репеллентлар куллану зарур. Талпан тешләгән очракта, аны чыгару һәм талпанны тикшертү өчен табибка мөрәҗәгать итү мөһим, диелә смс-хәбәрдә.
Роспотребнадзор сайтында да, урманнарга барган очракта, кешеләргә урманда булганда һәр 1,5-2 сәгать саен үз-үзләренең тәнен карап торырга яки берничә кеше булса, бер-берсен баштан аяк тикшереп чыгу киңәш ителә. Әгәр инде талпан кадалган икән, аны мөстәкыйль чыгарырга тырышу кирәкми, медицина урчеждениесенә бару зарур, диелә.