Министрлык вәкилләре, урман массивлары белән чиктәш бакча-дача ширкәтләрендә, санитар һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен тикшерде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, хокук сакчылары белән берлектә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, бакча-дача ширкәтләре янындагы урман фонды территорияләренә рейд ясады һәм штрафлар турында кисәтте. Урманчылар белән рейдта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Министрлык вәкилләре урман массивлары белән чиктәш бакча-дача ширкәтләренә рейд барышында, санитар һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерде.