


Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова бу көннәрдә, ягъни Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәме алдыннан сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына РФ Президентының һәм район башлыгының котлау отрыткаларын, күчтәнәчләрен тапшырды.
Ул аларның һәрберсенең өйләренә кереп бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде. Тәкермән авыл җирлегендә аның тарафыннан ветераннарга кадер-хөрмәт гел күрсәтелеп торыла.