Өченче тапкыр уздырыла торган әлеге җыенга ике районнан имамнар, мөслимәләр, мәхәллә җитәкчеләре җыелып, мәчет каршындагы курсларда уку нәтиҗәләре, алда торган бурычлар турында фикер алыштылар.
Уңышлы эшләүче мәхәллә вәкилләренә Коръән китаплары, “Шура” журналы, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Корылтай чәй табыны артында дәвам итте.