Республикада сугыш ветераннарын яңача тәбрикләп булачак

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Республикада сугыш ветераннарын яңача тәбрикләп булачакТатарстан шәһәрләрендә котлау һәм теләкләр язу өчен махсус баннерлар куелды.

Татарстан шәһәрләрендә котлау язу өчен махсус баннерлар куелды. Республикада яшәүчеләр анда Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлауларын һәм теләкләрен яза алалар. Баннерлар “Бердәм Россия" партиясе активистлары тарафыннан урнаштырыла, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Баннерлар кеше күп була торган урыннарда, әйтик шәһәр яны тимер юл вокзалларында, күмәк чаралар үткәрү урыннарында урнаштырыла. Мондый "Котлау такталары" шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләре паркларына да куелачак. Барлыгы якынча 15 баннер булачак.

Җыелган котлауларны туплап, электрон вариантын Татарстан Республикасы Милли архивына тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International