Республикада барлыгы 2500 яңа бүләк тапшырылачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Тәтеш районындагы Бакырчы авылында “Якташларыбызга, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек хәтер” мемориаль комплексын ачты. Тантаналы чара барышында республикадагы яңа бүләк - “Фидакарь хезмәт өчен” медале беренче тапкыр тапшырылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкне беренче булып Бакырчы авылы җирлегендә яшәүче Мөбарәкҗан Таһиров кабул итеп алды.

“Без Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән барлык кешеләрне “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында карар кабул иттек. Алар ике мең ярым кеше. 30 августка кадәр тантаналы рәвештә һәркайсының үзенә медальне тапшырачакбыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Бар кеше дә тынычлыкта яшәсен һәм беркем дә без күргәнне күрмәсен”, - диде Мөбарәкҗан Таһиров.
Михаил Бабич үз чыгышында мемориальне реконструкцияләү әлеге авылдан чыкан Россия Иминлек советы сәркатибе ярдәмчесе Наил Мохитов ярдәмендә мөмкин булганлыгын билгеләп үтте.
“Бакырчы авылыннан сугышка 343 кеше киткән һәм бары 138е генә исән килеш әйләнеп кайткан. Без Бөек Ватан сугышы геройлары исеме чокып язылган мемориальне ачабыз. Шулай ук биредә локаль конфликтларда катнашучыларның исемнәре дә уелган. Без барлык геройларны да хәтерлибез”, – диде Михаил Бабич.
“Шушы авылда минем әтием, бабам һәм аның әтисе туган. Биредә минем әти-әнием җирләнгән. Бу мемориаль комплексны без авыл белән булдырдык. Яшь буынны безнең әти-әниләр батырлыгында тәрбияләү һәм башка фаҗигаләр кабатланмасын өчен үрнәк бу”, - диде Наил Мохитов.
Тантаналы чарада ике Россия Герое – Россия Президенты хакимиятенең эчке сәясәт буенча төбәк сәясәте департаменты җитәкчесе Алексей Романов һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров катнашты.