Татарстан буенча эчке эшләр министрының яңа урынбасарын билгеләнде

2018 елның 4 мае, җомга

Әлеге вазифага эчке эшләр полковнигы Алексей Завгороднев билгеләнде.

Владимир Путин Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының яңа урынбасарын билгеләде, дип хәбәр ителә хокук мәгълүматы порталында.

Россия Президентының “Кайбер федераль дәүләт органнарында вазифадан азат итү һәм билгеләү турындагы” Указы нигезендә Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары итеп эчке эшләр полковнигы Алексей Завгороднев билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International