“Сандугач керде күңелгә” концерты.

2018 елның 2 мае, чәршәмбе

3 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уңаеннан, 28 нче апрельдә  зур концерт булып үтте. Анда төрле сыйныф укучылары катнашты. 1 нче сыйныфлар белән беррәттән 9 нчы сыйныф укучылары да үзләренең булдыклылыгын күрсәттеләр. Сәхнәдә матур татар җырлары, шигырьләре яңгырады. Шулай ук биючеләр дә аррта калмады. Концерт бик күңелле үтте, укучыларга, килгән кунакларга  бик ошады. Татар теле укытучылары да сынатмадылар: алар да сәхнәдә чыгыш ясадылар. Бу укучылар өчен көтелмәгән  бүләк  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International