Төнлә температура түбән төшү Татарстан елгаларында су күтәрелүне туктаткан

2018 елның 13 апреле, җомга

Бер тәүлектә Көнчыгыш Кама аръягы, Зөя һәм Кече Чирмешән елгаларында су артуы теркәлгән.

Төнлә температура түбән төшү Татарстан елгаларында су күтәрелүне туктаткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер тәүлектә Көнчыгыш Кама аръягы, Зөя һәм Кече Чирмешән елгаларында су артуы теркәлгән.

Узган атнада Яшел Үзән районында Татар Танае авылында 17 участокны һәм өч шәхси торак йортны су баскан. Борындык авылында 27 участок, шулай ук Азнакай, Яңа Чишмә һәм Буа районнарында тәбәнәк күперләр һәм Чирү авылына юл су астында калган.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су биеклеге критик ноктага җитәргә ике метр калган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International