Татарстан Хөкүмәтендә декларацияләрдә хата җибәргән министрларның исемнәрен атадылар

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

 

Лилия Галимова закон бозулар өчен җәзага тартылган Татарстан Министрлар Кабинеты әгъзалары хакында сөйләде.

Татарстан Министрлар Кабинетындагы тугыз вәкилнең узган елда алган керемнәре турындагы декларацияләрдә хата табылган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республика Президентының бу мәсьәләдә позициясе катгый — барысы да законга нигезләнергә тиеш.

«2017 елда белгечләр тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдән чыгып, 9 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Алар - Габделганиев, Вафин, Здунов, Леонов, Нәзиров, Фәттахов, Хамаев, Шәйхразиев һәм Шәйхетдинов», - диде Лилия Галимова.

«Биредә сүз күбесенчә техник пландагы хаталар турында бара. Аларга карата шелтә белдерү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды», - дип сүзен йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International