Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Милли телләрне өйрәнүне укучылар һәм ата-аналар теләге белән оештыру тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән ирекле рәвештә өйрәнү мөмкин булуы турында закон проекты кертелгән. Бу хакта РИА Новостихәбәр итә.

Шул ук вакытта документ республикаларның дәүләт телләре илдә төп дәүләт теле саналган рус телен “укыту һәм өйрәнүгә зыян салмыйча” өйрәнүне күздә тота.

Россия халыклары телләренә кергән туган телне өйрәнү хокукын мәгариф системасы мөмкинлекләре кысаларында, укучылар һәм ата-аналар яки законлы вәкилләре теләген истә тотып, тормышка ашыру күзаллана.

Укучылар һәм ата-аналар фикерен язма гаризалар җыю ярдәмендә исәпкә алу планлаштырыла.

Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International