Путин ветеринария контролен төбәкләрдән кире алып, федераль дәрәҗәгә кайтара

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген Курчатов институтында галимнәр белән очрашуда әйтте.

 Ветеринария контролен төбәкләрдән кире алып, федераль дәрәҗәгә кайтаралар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген Курчатов институтында галимнәр белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

“Без ветеринария контролен төбәкләргә тапшырдык һәм бу файдалы булмады. Краснодарда форумда коллегалар аны яңадан федераль дәрәҗәгә кайтаруны сорады, без аны эшләячәкбез”, - диде дәүләт башлыгы.

Очрашуда галимнәр Себердә, Уралда, Ерак Көнчыгышта, илнең көньягында һәм үзәктә Фәннәр академиясе координацияләячәк фәнни-тикшеренү ветеринария үзәкләре төзү тәкъдимен җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International