Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикакүләм “Татар-дозор” квест уенын уздыра.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республикакүләм “Татар-дозор” квест уенына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаризаларныhttps://goo.gl/forms/clEL3TSR3dTUhuH42 сылтамасы аша кереп, 15нче апрельгә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза җибәргән командаларга өй эше киләчәк. Аны башкару мәҗбүри. Өй эше буенча уенда катнашучы командалар сайланачак.
Уен 22нче апрельдә 10:00 сәгатьтән алып 16:00гә кадәр Казан шәһәрендә узачак.