Татарстанның йөз еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Анда материаллар һәм архив документлары һәр көнне өстәлеп торачак.

Татарстанның йөз еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды. Әлеге сайтны “Татарстан” журналы эшләтеде. 100.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Энциклопедиясе институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм республика архивлары ярдәмендә җыелган документлар һәм фотографияләр белән танышырга мөмкин.

Татарстан тарихын “Хронограф” рубрикасында, әләм һәм гербларны “Символика”да күзәтергә, шулай ук “Орден һәм бүләкләр тарихы” белән танышырга була.

Сайтта ТАССР тарихын булдыруга өлеш керткән шәхесләр, республика төзелү елларының кызыклы фактлары да урын алган.

Сайт һәрдаим яңартылып торачак. Материаллар һәм архив документлары һәр көнне өстәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International