Путин инаугурациясе 7 майда була

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

7 майда, инаугурациядән соң, Конституциядә язылган тәртип буенча, Хакимият вәкаләтләрен туктата.

  Россия Президенты Владимир Путин инаугурациясе 7 майда була. Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте, дип яза "Интерфакс" агентлыгы.

"Ил Президентны сайлады. 7 майда, инаугурациядән соң, Конституциядә язылган тәртип буенча, Хакимият вәкаләтләрен туктата", - дип әйткән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хакимият эшчәнлеге буенча хисап белән чыгыш ясаганда.

Кремльдә Путинның инаугурациясе 7 майда буласын расладылар, дип яза РИА Новости.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International