Якты Пасха бәйрәме

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

    2018 елның 10 нчы апрелендә“ТРның хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль эш буенча белгеч белән берлектә  Николь кафедраль соборында оештырылган  «Ника» Якшәмбе мәктәбе укучылары социаль хезмәт алучы ялгыз өлкән гражданнарны «Пасха» бәйрәме белән котладылар. Балалар, укытучылары Ковалева Светлана Иван кызы җитәкчелегендә, тәмле, хуш исле куличлар пешерделәр, бүләкләр һәм шигырьләр әзерләделәр. 

    «Христос воскресе!» – «Воистину воскресе!»  дип сәламләделәр бер –берсен балалар һәм өлкәннәр. Өлкән кешеләр зур горурлык һәм рәхмәт хисләре белән балалар сөйләгән  шигырьләрне тыңладылар, Николь соборы иерее Роман Храмутичев яктырткан куличларны һәм буялган йомыркаларны алдылар.

   Якты Пасха бәйрәме — балачактан иң яраткан бәйрәм, ул һәрвакыт шатлыклы, бигрәк тә җылы һәм тантаналы! Бүген балалар ялгыз өлкәннәргә аеруча күп шатлык китерделәр, ә өлкәннәр, барыбызны да якты, матур бәйрәм белән котлап,  күзләрендәге куаныч яшьләрен сөртеп, балаларга үз бүләкләрен өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International