Көн ахырына Европа валютасы үсеше тукталган.
Бүген евро 2016 елның 3 августыннан соң беренче тапкыр 75 сумнан узган. Бу хакта Мәскәү биржасы мәгълүматлары дәлилли.
Бүгенге көндә Европа валютасының бер евросы максималь дәрәҗәгә - 75 сум 35 тиенгә җиткән. Аннан үсеш тукталган һәм 18.00 сәгатьтә 74 сум 22 тиеннән узмаган.
Шул ук вакытта доллар көн дәвамында 60 сум 56 тиенгә җиткән. Әмма 18.00 сәгатькә аның курсы 60 сум 29 тиендә тукталган.