Татарстанлылар “Айданавыборы” марафонында илле мең фото куйган

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Флешмобта 22 мартка кадәр катнашырга була.

Татарстанлылар социаль челтәрләрдә “Айданавыборы” марафонында катнашу өчен илле меңнән артык фото куйган. Бу хакта флешмобны оештыручылар хәбәр итә. 


Фотоларны 22 мартка кадәр кабул итәләр. Ошаган фото өчен “Айданавыборы.рф” сайтында 24 мартка кадәр тавыш биреп була.

Бәйге нәтиҗәләре 28 мартта игълан ителәчәк.

Фотомарафонда җиңүчеләргә телефон, планшет, PlayStation приставкалары, Go-Pro камералары, портатив колонкалар, велосипед һәм башка призлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International