Рособрнадзор БДИ-2018 үзенчәлекләре турында видеороликлар әзерләде

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Роликлар укучыларга имтихан процедурасы турында сөйли.

Рособрнадзор 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнары турында анимацияле видеороликлар сериясен әзерләгән, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Роликлар укучыларга имтихан процедурасы, аттестат алу һәм вузга керү өчен минималь баллар, имтихан тапшыру пунктында тәртип турында сөйли.

Рособрнадзор видеороликлар ярдәмендә дәүләт имтиханы үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү форматын беренче тапкыр куллана.

Видеоларны Рособрнадзорның YouTube-каналында, “Вконтакте”да “ЕГЭ и ГИА” бергәлегендә һәм ведомствоның башка челтәрләрендә карый ала.

Ел саен 700 меңнән артык кеше БДИ бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International