Россия Президенты Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү буыннан-буынга тапшырыла торган мирас булуын да искә алды.

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

 Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларны котлады. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәүрүз – иран һәм төрек халыкларында Яңа ел ул. Котлау текстында Владимир Путин әлеге бәйрәмнең илдәге күп халыклар мирасының әһәмиятле өлеше булуын, табигатьнең язгы яңаруын, җанның чистаруын, яңа тормыш башлануын белдерүен әйтте.

Россия Президенты Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү буыннан-буынга тапшырыла торган мирас булуын да искә алды.

“Мин сезгә уңышлар, гаилә бәхете, бай уңыш”, - телим диде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International