Бүген Халыкара урманнар көне

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Урманны саклау урман хезмәткәрләреннән генә түгел, ә Татарстандагы һәркемнән тора, ди урман хуҗалыгы министры.

Бүген Татарстан халкын урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Халыкара урманнар көне белән котлады. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү.

"Халыкара урманнар көне “яшел байлык”ка карашны үзгәртү өчен җирлек бирсен. Безнең һәркайсыбыз Татарстан урманнарын саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын сакларга булыша. Татарстанның урман тармагында югары квалификацияле хезмәткәрләр, үз эшенең профессионаллары эшли, алар кулы белән меңнәрчә гектар яшел утыртмалар булдырылды, күпчелек урман биләмәләре ялкыннан, авырулардан һәм корткычлардан саклап калынды. Ләкин урманны саклау урман хезмәткәрләреннән генә түгел, ә Татарстандагы һәркемнән тора", диелгән котлау текстында.

Урман хуҗалыгы министры Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсына ныклы сәламәтлек, бәхет, ныклык, оптимизм һәм иминлек тели. Урманны бергәләшеп саклыйк, дип өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International