Татарстандагы сайлау нәтиҗәләре рәсми сайтларга урнаштырылачак

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Беркетмәнең күчерелмәләре белән Үзәк сайлау комиссиясендә һәм "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газеталарында да танышып булачак.

18 март көнне узган Россия Президенты сайлауларының Татарстан буенча нәтиҗәләре белән республика Үзәк сайлау комиссиясе бинасында танышырга мөмкин булачак. Сайлау нәтиҗәләре Беркетмәләренең күчерелмәсе сайлау комиссиясенең мәгълүмат тактасында урнаштырылачак. 

 

Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

 

Беркетмәнең күчерелмәләре белән  Татарстан Республикасының рәсми сайтларында һәм "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газеталарында да танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International