Шул исәптән 50 мең сайлаучы электрон тавыш бирү комплексы мөмкинлекләреннән файдаланган.
Татарстанда 180 мең 62 сайлаучы Россия Президентын техник юл белән сайлауга өстенлек биргән, шул исәптән 50 мең сайлаучы электрон тавыш бирү комплексы мөмкинлекләреннән файдаланган.
Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Аның фаразлавынча, көн азагына техник мөмкинлекләрдән файдаланучылар саны 290 меңнән артып китәчәк.