Россиядә Президент сайлауларына килүчеләр 14.00 сәгатькә 34,72 процент тәшкил иткән

2018 елның 18 марты, якшәмбе

 

Россиянең күпчелек төбәкләрендә Россия Президенты сайлауларына килүчеләр саны 2012 елдагыдан күбрәк.

Бүген Россиядә ил Президентын сайлауларга килүчеләр Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатькә 34,72 процент тәшкил иткән, дип яза “Известия” Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән.

Россиянең күпчелек төбәкләрендә Россия Президенты сайлауларына килүчеләр саны 2012 елдагыдан күбрәк, дип билгеләп үтте ул. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россия буенча 10.00 сәгатькә килүчеләр, узган Президент сайлаулары белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International