Синоптиклар һава торышының начарлануы турында кисәтә

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак.

Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булачак.

Казанда да һава шартлары үзгәрәчәк. Шулай ук буран һәм 17 м/с тизлектә җил булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International