Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә 30 лап спикер чыгыш ясаячак

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Иҗтимагый оешма вәкилләре, политологлар, галимнәр, төбәк штаблары җитәкчеләре, партия әгъзалары сайлау процессына анализ бирәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә 30 лап спикер чыгыш ясар дип көтелә. Биредә бүген алар катнашында матбугат конференцияләре уздырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, иҗтимагый оешма вәкилләре, политологлар, галимнәр, төбәк штаблары җитәкчеләре, партия әгъзалары республикада сайлау процессына анализ бирәчәк. Фомин барлык кандидатларның төбәк сайлау штаблары җитәкчеләре дә чыгыш ясаячагын әйтте.

Модератор - “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бүген үзәктә эшләү өчен 40 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 150 дән артык журналист аккредитацияләнгәнен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International