Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан, Белоруссия һәм Россия Парламент җыеныннан җәмәгать күзәтүчеләре аккредитация узган.
Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауда халыкара күзәтүчеләр эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
“Сайлауда эшләү өчен, Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан күзәтүчеләр, Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре, Белоруссия һәм Россия Парламент җыены вәкилләре аккредитацияләнгән. Алар бүген кич сайлау кампаниясе барышы турында бәяләрен, фикерләрен җиткерәчәк”, - диде ул.
Анатолий Фомин мәгълүмати-эксперт үзәгенең эш тәртибе, мәгълүматның ничек җиткерелүе, нинди ММЧлар хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Ул сайлауда барлыгы 3 меңгә якын күзәтүче эшләячәген әйтте. “Җәмәгать күзәтүчеләре сайлау процессын контрольдә тотарга хокуклы. Сайлау вакытында иҗтимагый контроль киңәйтеләчәк. Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлау участокларына үз күзәтүчеләрен билгеләү хокукына ия”, - диде Фомин.