Р.Миңнеханов катнашында узачак "Перезагрузка" бизнес-форумы онлайн күрсәтелә

2018 елның 16 марты, җомга

"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла.

Бүген Казанда Баскет-холлда эшмәкәрләр өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" булачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бизнес-форумы трансляциясе интернетта онлайн алып барылачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Максаты - Россия икътисадын һәм бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрү.

Онлайн-трансляция Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында һәм түбәндәге сылтама буенча https://www.youtube.com/synergytvru булачак. Башлана: 10.30 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International