Путин Россия халкын сайлауларда катнашырга чакырды

2018 елның 16 марты, җомга

Россия Президенты илдә бердәнбер хакимият чыганагы халык булуын әйтте.

Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путин ил гражданнарын якшәмбе көнне, 18 мартта, узачак сайлауларда катнашырга чакырды. RT телеканалында Владимир Путин мөрәҗәгате чыкты.

Россия лидеры Конституция нигезендә илдә бердәнбер хакимият чыганагы халык булуын белдерде һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә халык ихтыярына бәйле икәнлеген искәртте.

В. Путин гражданнарны сайлау участокларына килергә чакырды. «Бөек, яраткан Россиябезнең киләчәген сайлау хокукыннан файдаланыгыз», - дип өстәде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International