Идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләр өчен акча җыймаячак

2018 елның 16 марты, җомга

Идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыя алачак.

 Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ресурс белән тәэмин итү оешмаларына электр, су һәм җылылык өчен турыдан-туры килешүләр нигезендә түләячәк. Шул хактагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән, дип яза «Известия».

Хәзерге вакытта фатир милекчеләре коммуналь хезмәтләр өчен идарәче компанияләр аша түли.  Бу компанияләр җыелган акчаларны ресурс белән тәэмин итү оешмаларына күчерә. Закон проекты нигезендә, идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыю хокукына ия булачак.

Фатир милекчеләре һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары арасында турыдан-туры килешү гражданнар җыелышта яңа тәртипне яклап тавыш биргән очракта гына төзеләчәк. Килешү өч ай дәвамында төзелергә тиеш.

Әлеге яңалык нигезендә идарәче компанияләр гражданнар һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары арасында арадашчы статусын югалтачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International