Машина йөртүчеләр төнлә яктылыкны кире кайтаручы жилет кияргә тиеш була

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Европаның күп кенә илләрендә машина йөртүчеләрдә мондый жилетның булуы мәҗбүри.

 Татарстанда машина йөртүчеләрне яктылыкны кире кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итәчәкләр. Юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 18 мартта үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

Машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә туктап торганда яки авариягә юлыккан очракта, машинадан чыккач яктылыкны кире кайтара торган махсус жилет кияргә тиеш.

Бүген Европаның күп кенә илләрендә машина йөртүчеләрдә мондый жилетның булуы мәҗбүри. Аларны куллануга бәйле уңай тәҗрибә аны Россиядә дә гамәлгә кертүнең максатка ярашлы икәнлеген раслый.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм юлларда сак булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International