Татарстан оешмаларына дәүләт сатып алулары системасындагы үзгәрешләрне аңлаттылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Сатып алулар өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр республикада 223-ФЗ буенча эшләүче заказчыларга барлык үзгәрешләрне аңларга ярдәм итте.

 14 мартта “Татарстан Республикасы Сатып-алуларны үстерү үзәге” Дәүләт унитар предприятиесендә Татарстан Республикасындагы заказчылар белән семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә “2018 елда 223 нче федераль закон буенча сатып-алулар: үзгәрешләр, үзенчәлекләр, нәтиҗәле тәҗрибәләр” темасына багышланган иде.

18.07.2011 №223 “Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуы турында” Федераль закондагы шактый үзгәрешләр 2018 елда үз көченә керә. Әлеге закон дәүләт өлеше 50 проценттан артыграк булган оешмаларның сатып-алулары тәртибен билгели.

“Татарстан Республикасы Сатып-алуларны үстерү үзәге” Дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Н.М.Володина чара башында дәүләт сатып-алулары һәм дәүләт өлеше 50 проценттан артыграк булган оешмаларның сатып-алулары тәртибе еш үзгәртелә һәм сатып-алуларда катнашучыларның тиз арада бу үзгәрешләргә җавап бирүе, соңгы үзгәрешләр белән бәйле очракта исә, тирән анализ һәм җитди әзерлек тә таләп ителә, дип әйтте.

Сатып-алулар өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр республикада 223-ФЗ буенча эшләүче заказчыларга әлеге барлык үзгәрешләрне аңларга ярдәм итте.

“Россети” гавами акционерлар җәмгыятенең электрон сатып-алулар буенча җитәкчесе, “Сатып-алуларның ачыклыгы милли рейтингы” оештыру комитеты рәисе В.В. Симоненко семинар-киңәшмәнең төп спикерларының берсе булды.

Виктор Викторович закондагы үзгәрешләр, бу өлкәдәге тенденцияләр турында сөйләде, компаниянең сатып-алу эшчәнлеген оештыруны нәтиҗәле итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең сатып-алуларны күзәтү бүлеге җитәкчесе А.А.Яфизов сатып-алулар турында шикаять бирүнең яңа тәртибе һәм 223-ФЗ куллану өлкәсендә административ тәҗрибә турында сөйләде.

Семинарның форматы – семинар республикадагы әйдәп баручы компанияләренең, аерым алганда “Алабуга” МИЗ, “КАМАЗ-Энерго” ААЖ, “Иннополис” МИЗ, “Казан” халыкара аэропорты” АҖ, “Таттелеком” ГАҖ, “Сетевая компания” АҖ һ.б., вәкилләренә яңа белем тупларга, гадәти мәсьәләләрне чишү өчен яңа мөмкинлекләрне күрергә, тәҗрибә уртаклашырга, катлаулы сорауларны бирергә, киләчәктә үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен, һөнәри диалог төзергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International