Марат Галиев парламент тыңлауларының 28 мартка планлаштырылуы хакында хәбәр итте.
ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча парламент тыңлаулары узачак. Бүген парламент президиумы ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиевның әлеге чараны үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады.
Марат Галиев парламент тыңлауларының 28 мартка планлаштырылуы хакында хәбәр итте.
«Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләрен хакимиятнең барлык тармаклары контрольдә тота. Бу эштә парламентның катнашуы да зур әһәмияткә ия дип уйлыйм», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул әлеге теманың бик актуаль булуын, Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында да кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.
«Кече һәм урта бизнес уңышлы үсеш кичерә торган урында икътисад да тотрыклырак», - диде Татарстан парламенты башлыгы.