Үзләренә йөкләнгән дәүләт функцияләрен башкармый торган музейлар да бар, ди министрлыкның музей эшен үстерү бүлеге башлыгы.
2018 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы төбәктәге дәүләт музейлар челтәрен оптимальләштерү башлангычы белән чыгарга ниятли. Министрлыкның музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Нотфуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.«Быел без дәүләт музейлар челтәрен оптимальләштерергә тәкъдим итәбез. Чөнки үзләренә йөкләнгән дәүләт функцияләрен башкармый торган музейлар да бар. Муниципаль музейларга караганда, дәүләт музейларына карата таләпләр дә югарырак, финанслау да башкача, алар дәүләт биреме нигезендә эшли. Оптимальләштерү чыгымнарны конструктив сарыф итүне күздә тота», - диде Нотфуллин.
Аның сүзләренчә, музейны муниципаль категориягә күчерү, аны филиал статусында дәүләт музеена кушу оптимальләштерүнең кайбер вариантлары булып тора. Дәүләт музее дигәндә, Татарстан Милли музеен мисал итеп китерергә мөмкин. Ул хәзерге вакытта 14 филиалны (Алабуга музей-тыюлыгы, Болгар, Зөя һ.б.) берләштерә.