Күзләре начар күрүче кешеләр сайлауда махсус трафарет ярдәмендә тавыш бирәчәк

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Трафаретларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе заказ биргән.

Татарстанда күзләре начар күрүче кешеләр Россия Президентын сайлауда махсус трафарет ярдәмендә тавыш бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсеннән хәбәр иттеләр.

Трафаретларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе заказ биргән. Бу – Брайль ысулы белән бастыру өчен махсус тыгыз кәгазьдән булган конверт.

Күзләре начар күрүче сайлаучылар, тутырылмаган бюллетеньне трафаретка куйгач, бармагы белән капшап кайсы да булса бер кандидатка тамга кую өчен тиешле ячейканы таба алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International