Барлык музыка мәктәпләренә фортепиано бирәчәкләр

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

“Бердәм Россия”нең музыка мәктәпләренә ярдәм проекты турында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Бердәм Россия” төрле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән музыка мәктәпләренә дә ярдәм итә”, диде ул һәм өстәп, әлеге музыка коралы 66 учреждениегә булачагын әйтте.

Парламентарий Татарстанның әлеге программага быел эләккәнлегенме әллә киләсе елда буласымы икәнен төгәл әйтә алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International