21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Пәнҗешәмбе кар явачак, җомга температура 0 градуска кадәр күтәреләчәк, ялларда һава торышы тагын үзгәрәчәк.

Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән.

Моның сәбәбе – үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев.

«Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән башлап Татарстанга җылы һава массалары үтеп керәчәк, төнге температура да күтәреләчәк. Чәршәмбе көнне 3 градуска кадәр салкын булачак. Пәнҗешәмбе кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан исә, көндез -2 градус салкын, ә җомга көнне температура 0 градуска кадәр күтәрелә, - диде КФУ профессоры. - Әмма ялларда һава торышы тагын үзгәрә. Шимбә көнне -3, якшәмбедә -4 градуска кадәр салкын. 12-21 март көннәрендә һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International