Республикакүләм бәйгегә гаризалар кабул итү 12 мартта тәмамлана.
Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы оештырган “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” республика бәйгеләренә гаризалар кабул итү 12 мартта төгәлләнә. Шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучыларны ачыклау максатында, журналистик бәйгегә дә материаллар әлеге датага кадәр кабул ителә.
Традиция буенча, бәйгегә нәтиҗәләр Җирле үзидарә көне алдыннан, апрельдә ясалачак.