Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.

20 февальдә Татарстан тикшерү комитеты бүлекчәләрендә хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга теләгән гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү бүлекчәләре җитәкчеләре гражданарны тикшерү бүлекләре урнашкан адрес буенча 9.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.

Кабул итүгә территориаль бүлекчәләр, шулай ук тикшерү идарәсе аппараты телефонары буенча язылырга мөмкин: (843) 221-74-57; 221-74-14; 221-75-27.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International