Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

"Белгечләргә ихтыяҗ кичергән, әмма аларга торак шартлары тудыра алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән килешүләр төзибез", –ди Тәлгать Абдуллин.

Авыл хуҗалыгында эшләүче, әмма торагы булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, Татарстанда авыл җирлекләрендә дә ипотека буенча йортлы булу мөмкин. Әлегә Россия Федерациясе төбәкләрендә бу программага тиңнәр булмавын билгеләп узды.

“Без авылны үстерү проблемалары булуын аңлыйбыз. Аның үсеше производствосыз мөмкин түгел. Иң мөһиме – без шундый механизм булдырдык: белгечләргә ихтыяҗ кичергән, әмма аларга торак шартлары тудыра алмаган барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ипотека шартларын игълан иттек. Ниндидер зур белгеч турында гына сүз бармый, предприятиеләрдә терлекче, ферма эшчесе, механизатор, агрономга да торак кирәк булырга мөмкин. Без хуҗалыклар белән килешүләр төзергә әзер булуыбызны белдердек”, – диде Тәлгать Абдуллин.

Фонд җитәкчесе Интернетта теләсә нинди хуҗалыкның заявка калдырып, исәпкә баса алуын әйтте. "Алар, безгә хуҗалыкта тәгаен белгечләргә ихтыяҗ бар, аларга торак төзергә кирәк, безне программага кертүегезне сорыйбыз, дип җиткерә. Нәтиҗәдә, без төзелеш планына шул объектларны кертәбез. Хуҗалыклар белән электрон рәвештә килешүләр төзибез. Торак йорт төзибез. Әмма “сез үз өстегезгә бурычлар аласыз", диячәкбез. Төзибез икән, сез белгечне шунда урнаштырырга бурычлы, ләкин ул белгеч анда урнашмаса, шушы йорт өчен түләргә, аны бездән сатып алырга тиеш буласыз”, – дип шарт куябыз. Телибез икән, төзибез, кебек булмасын өчен”, – ди Тәлгать Абдуллин.

Хуҗалык төзелеш өчен үзе җир участогын күрсәтергә тиеш. “Үзләренә кирәкле җир биләмәләре исемлеген муниципаль берәмлекләргә тапшырабыз. Шундый-шундый хуҗалык торак төзергә тели, дип белдерәбез. Әйтергә кирәк, муниципаль берәмлекләр бу мәсьәләне шактый җиңел хәл итә. Өстәвенә, бу район үзәкләренә кагылмый бит, авыл җирләре турында сүз бара. Авылларда буш участоклар күп, без планга кертәбез дә, төзибез. Кеше шунда күченә, аренда түли. Хуҗалыкта төпләнеп кала икән, йортны сату мәсьәләсен хәл итәбез”, – дип белдерде Тәлгать Абдуллин. Аның сүзләренчә, социаль ипотека программасы кебек үк, авыл ипотекасында да бала тугач, 200 мең сум акча чигерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International