ОРВИ белән авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 40 процентка әзәйгән.
2018 елның беренче атнасында Татарстанда ОРВИ белән 5 мең 598 кеше авырган. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2017 елның 25 -31 декабрь көннәрендә ОРВИ белән 9 мең 528 кеше авырган. Шул рәвешле, хәзер авыручылар саны 40 процентка әзәйгән.