Россия юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 10 мең хезмәткәрне кыскарттылар

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Кыскартуга эләккән хезмәткәрләрнең Эчке эшләр министрлыгының башка бүлекчәләрендәге вакантлы урыннарга күчү мөмкинлеге бар.

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның 31 декабрендә кул куйган указда шул хакта хәбәр ителә.

Яңа елдан Эчке эшләр министрлыгында 894 871 кеше исәпләнәчәк. Шуларның 746 859ы – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, калганнары – дәүләт хезмәткәрләре һәм башкалар.

«Газета.ру» мәгълүматлары буенча, кыскартулар бары тик ЮХИДИ хезмәткәрләренә генә кагылачак. Кыскартулар барлык төбәкләрдә дә барачак, шул ук вакытта автомобильләрне теркәү һәм имтиханнар кабул итү белән шөгыльләнүчеләр үз вазифаларында калачак. Кыскартуга эләккән хезмәткәрләрнең Эчке эшләр министрлыгының башка бүлекчәләрендәге вакантлы урыннарга күчү мөмкинлеге бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International