Инвалид балалы гаиләләрне тулай тораклардан чыгару тыелачак

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Инвалид балалары булган гаиләләрне башка торак белән тәэмин иткәндә генә бу урыннан чыгарырга мөмкиннәр.

Инвалид балалары булган гаиләләрне тулай тораклардан һәм хезмәт урыны торакларыннан башка торак белән тәэмин итмәгәндә чыгару тыела. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары вәкаләтле сайтында хәбәр ителә.

“Россия Федерациясе Торак кодексының 103 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы N 488нче Федераль закон (2017 ел, 31 декабрь) нигезендә шулай икәнлеге дәлилләнә.

Закон социаль найм килешүләренә, торак хуҗаларына һәм торакка ихтыяҗ булып, исәптә торучыларга кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International