Татарстанда планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли, ди Мөхәммәтшин.

Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашу барышында җиткерде.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мөхәммәтшин төгәл саннар китерә.

“Узган ел республикада 2409 мең квадрат метр торак сафка басты, еллык капиталь төзекләндерү программасы үтәлде, бер елга планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды”, - дип билгеләп үтте ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International