Инфляция бишенче атна рәттән 0,1 процент тәшкил итә

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Ел башыннан кулланучылар бәясе 2,5 процентка арткан.

19-25 декабрьдә Россиядә инфляция бишенче атна рәттән 0,1 процент тәшкил итә, ел башыннан кулланучылар бәясе 2,5 процентка арткан, дип хәбәр итте Росстат. Бу хакта РИА "Новости” яза.

Узган атна да йомырка 1,1 процентка, дуңгыз, сыер ите, тары ярмасы һәм маргарин 0,2-0,4% арткан, шул ук вакытта карабодай ярмасы 0,9 процентка, шикәр комы 0,5 процентка, тавык ите, он һәм үсемлек мае 0,1-0,3%ка кимегән.

Яшелчә бәяләре уртача 2,3 процентка арткан, шул исәптә помидорлар һәм кыярлар - 7,7%.

Бензин бәяләре 0,3 процентка, дизель ягулыгы 0,6 процентка арткан.

Икътисади үсеш министрлыгы 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 2,5-2,6 процент булыр дип көтә, декабрьдә бәяләр 0,4-0,5% ка артачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International