Бүген Минзәләдә 2 градуска кадәр җылы булачак

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Синоптиклар юлларда бозлавык, урыны белән җиңелчә буран фаразлый.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, талгын. Юлларда бозлавык.

Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Минзәләдә төнлә минималь һава температурасы 0..-2, көндез 0..+2 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International