С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рөстәм Муллинның иҗат кичәсе узды.
Тамаша бик җанлы барды. Артистны бәйрәме белән котларга якыннары, хезмәттәшләре, якташлары, иҗатташ дуслары һәм, әлбәттә, тамашачысы килгән иде. Сәхнәгә бер-бер артлы артистны хөрмәт иткән иҗатташ дуслары – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әлмәт, Баталов исемендәге Бөгелмә, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Яр Чаллы театрлары җитәкчеләре, артистлар күтәрелде, мәшһүр артистка иң изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.